ИҢ ЯХШЫ КЫЯР СОРТЛАРЫ
Саклап куегыз
— Ачык грунтта да тиз үсә, озак уңыш бирә торган кыяр сортлары белән таныштыра алмассызмы?
Айгөл, Менделеевск районы. Кыяр җылы ярата торган культура булса да, аның салкын җәйләрдә дә уңыш бирә торган сортлары бар.
“Китайский холодоустойчивый” ачык грунтта да, теплицада да үсә ала. Ягылмый торган теплицада иртә уңыш алу өчен иң яхшысы. Соңгы вакытта бу сорт төньяк төбәкләрдә популяр. Тишелеп чыкканнан соң 50-55 көннән өлгерә, ончыл чык, фузариозга бирешми.
“Пасадена F1” озак уңыш бирә, көйсез һава торышына бирешми. Үзлегеннән серкәләнә, теплицада, бакчада да үсә. 50 көннән өлгерә.
“Мастер” — партенокарпик сорт, ачык грунтта яхшы үсә, салкынга, кызуга бирешми. Көз азагына кадәр уңыш бирә, чирләргә чыдам. Бу сортларны хәзер үк эзли башлагыз, язга алар калмаска мөмкин.
Чыганак: Ирек Мәйданы Мәйданы